Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән юбилярны җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина һәм авыл җирлеге сәркатибе Дамирә Сәйфетдинова котлады.
Әлфия апа гомере буе теплицада эшли. Хезмәт ветераны медаленә ия.
- Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез, – дип юбилярга җирлек башлыгы матур сүзләрен җиткерде.
Әлфия әбине без дә юбилее белән ихластан котлыйбыз. Тыныч тормыш насыйп булсын!
Нет комментариев