Яшел Үзән районы Күгәй авылында МХОда һәлак булган И.Н.Багаветдинов истәлегенә көрәш үткәргәннәр
Батыр авылдашыбыз, МХОда һәлак булган И.Н.Багаветдинов истәлегенә Күгәйдә көрәш ярышы үткәрелде.
– Батыр авылдашыбыз, МХОда һәлак булган И.Н.Багаветдинов истәлегенә Күгәйдә көрәш ярышы үткәрелде. Авыл җирлеге һәм «Исток» яшьләр клубы җитәкчелегендә узган бу ярышта Яшел Үзән, Осиново, Танай һәм Күгәй авылы егетләре көч сынашты. Шулай ук беррәттән комда ераклыкка сикерү, кул көрәше, чүлмәк вату кебек ярышлар да үткәрелде. Авыл башлыгы Фәния Хәбибулла кызы, бу ярышның максаты – батыр, көчле, дус-тату яшьләр тәрбияләү, диде, – дип уртаклашты Күгәй мәдәният йорты мөдире Алмаз Шәйхнуров.
Фото: Алмаз Шәйхнуров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев