Яшел Үзән районы Карагуҗа авылы мәдәният йортында хатын-кызлар өчен ифтар оештырдылар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Карагуҗа авылы мәдәният йортында хатын-кызлар өчен ифтар оештырдылар

Изге Рамазан ае барганда күп кенә мәчетләребездә, өйләребездә, мәдәният йортларында ифтар мәҗлесләре оештырыла.

Ураза тоткан кешене авыз ачтыру бик зур савап булуын аңлаучыларың көннән-көн артуы да күркәм күренеш. Карагуҗа авылы мәдәният йортында бер төркем хатын-кызлар ифтар ашына җыелды.

- Әлеге ифтар ашын уздырырга ярдәм кулы сузучыларга, булышучыларга бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, исәнлек барчабызга да насыйп булсын иде, – дип сөйли Олы Карауҗа авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева.


Нет комментариев