Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Бишнә авылында МХО катнашучыларның әниләрен, дәү әниләрен 8 март бәйрәме белән котладылар

Әниләр янда булганда җаныбыз тыныч, өебез ямьле, сулышлар киң.

Әниләрнең куңеле киң, анда бары да – назы да, сабырлыгы да, куаныч-шатлыгы да, сагышы да сыйган. Ә менә бүгенге көндә МХОдәге егетләрнең әниләре өчен бу хисләр икеләтә куләмдә мөһим. Уллары өчен борчылып, сагышланып агарган чәчләре, моңсу кузләрендәге яшьләренең кипмәве, таң туган саен балалары исәнлеген сорап укыган догалары өчен алларында башыбызны иябез. Бу Әниләрне Аллаһ Тәгалә сабырлыктан аермасын, балалары белән куанычлы очрашулар насыйп булсын, без барыбыз да шул теләктә.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләрен, дәү әниләрен 8 март бәйрәме белән котладык. Аларга исәнлек-саулык, сабырлык, түземлелек телибез. Егетләребез сау-сәламәт булып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын!

Рахилә Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев