Яшел Үзән районы Бәчек авылында көтү чыкты
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Бәчек авылында көтү чыкты

Бәчеклеләр һәрвакыттагыча беренче! Көтү чыкты. Авыл халкы өчен бик җаваплы чор җитте.

Җәйгә күчеп барыш, кыш буе абзарда көн күргән мал-туар, ниһаять, саф һавада сусыл яшел чирәм ашаячак.

- Көтүчеләр эзләп аптырыйсы түгел, бу яктан күңелебез тыныч. Елдагыча авылдашларыбыз Рәмис һәм Рузалия Шакировлар бу эшкә кереште. Исән-имин генә көтү чорын уздырырга насыйп булсын, – дип сөйли Бәчек имамы, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Дуслар, сезнең авылда көтү чыктымы әле, гомумән булачакмы?


Нет комментариев