Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Бәчек авылы егетләре «Әниләр» чишмәсе янын җыештырган

Быел яз иртә килде, урамда, әйтерсең лә, апрель ахыры. Ә бу вакытта тирә-юньне чистарту, җыештыру кебек мөһим эшләр башлана иде.

– Бәчек авылының бер төркем егетләре «Әниләр» чишмәсе янын җыештырды. Кирәкмәгән агачларны кисеп, тәртипкә китереп кайттылар. Рамазан аенда башкарган эшләре өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын аларга. Хуҗалык тирәсендә, бакчада мең төрле мәшәкать башланганчы дип, шушы изге гамәлне үтәүләре күпләргә үрнәк. Афәрин, егетләр! Авылны шулай бергә, бердәм булып чистартыйк, – дип шатлыгы белән уртаклаша авыл имамы һәм Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев