Яшел Үзән районы Акъегет авылында Халыкара карбыз көнен билгеләгәннәр
Өлгергән карбыз – җәйнең иң тәмле бүләге.
- 3 август - Халыкара карбыз көне буларак билгеләп үтелә. Без дә бәйрәмнән читтә калмадык. Рәхәтләнеп тәмле, сусыл карбыз белән сыйландык. Балалар шат күңел белән, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар, – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Карбыз турында кызыклы фактлар:
- Карбызның ватаны – Африка.
- Карбыз 92 процент судан тора.
- Дөньяда иң авыр карбызның авырлыгы 159 кг. Аны 2013 елда Америка фермеры Крис Кент үстереп, рекорд куйган.
- Карбызның кабыгы да ашарга яраклы. Кытайда һәм кайбер башка илләрдә аларны маринадлыйлар, кыздыралар һәм хәтта цукатлар ясыйлар.
- Баллы булса да, 100 г карбызда нибары 30 ккал чамасы, ләкин анда ликопин (йөрәккә файдалы антиоксидант) һәм цитруллин (кан әйләнешен яхшырта торган аминокислота) бар.
- Япониядә квадрат карбыз үстерәләр. Аларны суыткычта җайлырак торсын өчен махсус куб формасына урнаштыралар.
- Дөньяда карбызның 1200дән артык сорты бар. Алар төсләре, форма һәм хәтта тәм буенча да аерылалар.
- Карбызның орлыклары да файдалы. Кайбер илләрдә аларны киптерәләр, кыздыралар һәм көнбагыш кебек ашыйлар.
- Карбыз Кытайда уңыш символы. Аны бәйрәмнәргә бәхет символы буларак бүләк итәләр.
Фото: Рәшидә Борһанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев