Яшел Үзән районы Акъегет авылында «Без террорчылыкка каршы» дигән чара үткәргәннәр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Акъегет авылында «Без террорчылыкка каршы» дигән чара үткәргәннәр

Террорчылык – бүгенге көндә иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш.

Аның төп максаты – физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин тотучылар һәм төрле милләт вәкилләре арасында үзара ышанычны какшату яки бөтенләй бетерү, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу.

– Татарстанда күп еллар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, төрле халыкларның бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт – республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе.

Бүген балалар белән "Без террорчылыкка каршы" дигән әңгәмә үткәрдек, – дип сөйли Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борханова.

Фото: Рәшидә Борханова


Нет комментариев