Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Яшь йөрәкләр» Норлатны гөлбакча итә, тик моңа аяк чалучылар да бар

Норлат авылы пенсионерларының тормышында чираттагы, уңышлы көннәрнең берсе.

Президент грантлары фонды, «Игелек иле» социаль инициативалар үзәгенең автоном коммерцияле булмаган оешмасы өлкән яшьтәге авыл халкының «Әбием мәктәбе» проекты аша эшчәнлегенә ышаныч күрсәтеп һәм ярдәм итеп, ялгышмаган.
 

– Бары тик планнарда һәм кәгазьдә генә идея­ләр шома кебек, ә аларны тормышка ашыру бик авыр! Күз алдыгызга китерегез, чүп мәйданчык­ларын чистартып, орлыклардан үсентеләр үстереп, «Яшь йөрәкләр» җәмгыяте вәкилләре, көн арты көн, яңа ясалган чәчәк түтәлләрен карыйлар. Аларның чәчәк атуын күреп, шатланабыз. Ә бит безнең бу эшчәнлегебезгә аяк чалучылар да бар: су тутырып куелган мичкәләрне урладылар, чәчәк үсентеләрен казып алдылар, түтәлләргә чүп-чар да китереп аудардылар. Ләкин, халык әйтмеш­ли, юлны туктамыйча баручы уза! – дип сөйли «Яшь йөрәкләр» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ләлә Хаҗипова.

–Әмма хәзер, бу чәчәк оазислары аллы-гөлле киемнәргә төренеп, әйтерсең һәр үтеп баручыны сәламләп, кәефен күтәрә. Бүген без кабат түтәлләрне утадык, төпләрен йомшарттык, ә аннары инде пикник ясадык. Хуш исле шашлык, тәмле чәй һәм яраткан җырлар – чыннан да «безгә җыр төзергә һәм яшәргә ярдәм итә!» Һәркайсыбыз­ның үз бакчасы, теплицасы – өендә тавык та чүп­ләп бетерә алмаслык эше булса да, инде менә сигезенче ел дуслык атмосферасы хөкем сөргән һәм җырлар яңгыраган уртак очрашуларга ашыгуыбыз һәрвакыт рәхәтлек бирә! Безнең башлангычларыбызны хуплаучы һәм чәчәкләргә сибү өчен су проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүче барлык битараф булмаган авыл халкына рәхмәт! Шулай ук, без, хәтта авыл җирлегендә дә гражданлык җәмгыятен үстерүгә ярдәм итүче Президент грантлары фондына чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев