Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Мәдәният йортларында бал-маскарад, дискотекалар гөрләде, күңел ачу чаралары көн саен диярлек уза.
Яңа ел тамашасын һәркем истә калырлык, үзенчәлекле итеп оештырырга тырыша. Елның иң зур бәйрәме бит.
- Быел безнең Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай белән зур аюлар да катнашты. Тамашабызның бер бизәге булдылар. Иң мөһиме, зал тутырып тамашачыларыбыз килде. Шулай күңелле итеп, бергәләшеп Яңа елны каршы алдык. Тыныч, имин ел булсын иде барчабыз өчен дә, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать житәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев