Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яңа биналар районыбыз халкына хезмәт күрсәтәчәк

Район башлыгы Михаил Афанасьев эш визиты белән Идел аръягы зонасында булды.

Тиздән Акъегет һәм Бәчек авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылачак. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев баш табиб Рамил Мөхәммәтдинов белән берлектә эш нәтиҗәләрен бәяләде.

Бүгенге көндә биналар тулысынча төзелгән, җиһазлар урнаштырылган, инженерлык челтәрләрен һәм территорияне төзекләндерү эшләре тәмамлана. ФАПларга, бигрәк тә аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы алымнар ясарга, шулай ук керү юлларын ремонтларга кирәк, – дип ассызыклады муниципалитет башлыгы.

Фельдшер-акушерлык пунктлары «Сәламәтлек сак­лау» милли проекты кысаларында беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча салынды.


Акъегет авылында яңа мәдәният йортын төзү буенча эшләр дәвам итә. Биредә 1979 елгы иске бинаны сүтеп, җирле халык өчен бөтенләй яңа иҗтимагый киңлек булдыру турында карар кабул ителә. Яңа бинада клуб, торак пунктның Башкарма комитеты һәм китапханә урнашачак.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев