И туган як, газиз бишегем син, шулкадәрле ник син кадерле?
#яшелүзәнрайонытуганавылым

И туган як, газиз бишегем син, шулкадәрле ник син кадерле?

Хәтта котыпта да сине уйлау гел җылытып тора бәгырьне.

Болыннарда, уйсу урыннарда
Сыек томан ята кич-иртә.
Болыннарга чыгып, бер суласаң,
Чыклы үләне дә исертә.

Дөрес, безнең Идел-Камабыз юк,
Эстәрле ул башка төрлерәк.
Су буеның куе таллыклары
Кырлай урманыннан серлерәк.

Һималайлар белән чагыштырсаң,
Безнең таулар гади үр генә.
Тик гомергә хәтереңдә калыр,
Берәр тапкыр аны күр генә!

И туган як, газиз бишегем син,
Шулкадәрле ник син кадерле?
Хәтта котыпта да сине уйлау
Гел җылытып тора бәгырьне.

Нур Әхмәдиев 

Дария Вәлиева фотосы


Нет комментариев