Герой авылдашлар исемен мәңгеләштереп
Татар Танае авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган егетләр истәлегенә багышланган футбол турниры узды.
Махсус хәрби операциянең усал җиле Татар Танае авылын да урап үтмәде. Узган елны гына зур югалту кичерсәк, быел ул яралар тагын яңарды. Авылыбызның батыр, чибәр ике егете – Илнур Мөхәммәтов белән Айнур Шәймәрданов, туган илебезнең тынычлыгын саклап, мәңгелеккә күзләрен йомды. Тимер өзәрдәй көчле, яшь егетләрнең кара җир астында ятуын уйлауга, җаннар өшеп китә. Ник шулай гаделсез бу язмыш?! Әти-әни янәшәсендә, гаиләң, балаларың белән бергә шатланышып яшәр урында, сез бүген безне күктән күзәтәсез.
Аз гына үткәннәргә кайтып. Айнурның һәлак булган дигән хәбәрен ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды.
Ни өчен нәкъ менә ул?!
Япь-яшь, армия сафларыннан исән-имин әйләнеп кайткан, гаилә корырга да өлгермәгән егет. Ник язмыш җиле аны аямаган? Күрәчәге шул булган дисәк тә, әти-әнисенә бу авыр кайгы белән ничекләр яшәргә соң? Бәла ялгызы гына йөрми диләр. Икенче батыр егетебез Илнурның үлгән дигән хәбәре таралгач та, күңел ышанмады. Ялгышканнардыр, бәлки исәндер, дигән уйлар баштан чыкмады. Ләкин, язмыш үзенчә карар кылган. Әнисен, энеләрен, хатыны һәм кечкенә улы белән кызын ник жәлләмәде икән язмыш?!
Хәзер инде күпме сөйләсәк, күз яшьләре түксәк тә, егетләребезне кире кайтара алмыйбыз. Аларның рухы шат һәм тыныч булсын дип, догабыздан калдырмасак иде. Ә батырларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, авыл яшьләре алар истәлегенә футбол турниры уздырырга булды.
Рәттән ничә көн яңгыр яуганнан соң, бу көнне иртәдән ялтырап кояш чыкты. Әйтерсең, махсус шулай эшләнелгән. Олысы да, кечесе дә турнир буласы урынга агылды. Ни гаҗәп, хәтта сабантуйларга йөрмәгән халык та, бирегә ярыш карарга килде.

Турнир авылыбыз имам-хатибы Наил хәзрәт Садриев хәер фатихасыннан башланып китте. Егетләребез рухына багышлап дога кылдык.

– Бүген авылыбызда зур чара уза. Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган егетләребез истәлегенә футбол турниры уздырабыз. Беренче булып зур рәхмәтләремне авыл егетләренә, авыл яшьләренә әйтәсем килә, – дип, сүзен башлады, Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин. – Егетләр үз тырышлыклары белән зур чара үткәрергә булганнар икән, димәк безнең авылның киләчәге, яшәеше бар. Рәхмәт сезгә, егетләр!
Менә мәйданга командалар чакырылды. Мулла Иле, Мамадыш-Әкил, Бакырчы, Күгеш һәм Танай егетләре көч сынаша. Уен кызганнан кыза барды. Чара мәдәният хезмәткәрләренең моңлы җырлары, шигырьләре белән бизәлде. Бүләкләү өлешенә дә аерым тукталып үтәсем килә. Егетләр бу мизгелне дә истән чыгармаган. Батыр егетләребезнең әти-әниләренә, балаларына бүләкләр тапшырылды.
Шушы мизгелдә ана йөрәге: «Эх, минем улым да шушы егетләр арасында булса икән...», – дип сулкылдагандыр, мөгаен…

Уен дәвам итте. Халык уенчыларны күзәтте, егетләрнең йөрәге күкрәктән чыгардай булып типте. Менә борыннарны кытыклап, тәмле пылау исе таралды. Бу ризыкны, бөтен күңелен биреп, тел йотарлык итеп, Татар Танае егете Ильфид Уразов пешерә.

Пылау янына кайнар чәй белән пироглар да таманга гына килә. Дөресен генә әйткәндә, халык рәхәтләнеп ял итте. Бала-чага дөньяларын онытып уйнады, тәмле туңдырмадан авыз итте. Әйе, туңдырманы да егетләр балаларга сәдака буларак таратты. Айнурыбызның әнисе Гөлнара ханым да бирегә килүчеләрне тәмле торт белән сыйлады.

Урта белем бирү мәктәбенең директоры да, күңел кылларын тибрәндергеч сүзләр әйтте:

– Бу ике герой безнең мәктәпне тәмамлап чыккан егетләр. Шат йөзле, мәзәкчән, ярдәмчел егетләребезнең безнең арадан шулай яшь килеш китүләренә күңел әрни. Рухлары шат булсын! – дип теләде Венера Гарипова.
Кайдандыр, кисәк кенә болыт килеп чыгып, яңгыр да сибәләп алды. Ләкин халык таралмады, ә киресенчә, артты гына. Хәтта ак яулыклы әбиләребез дә уенчы егетләр өчен җан атып утырды.

– Ник иртәрәк килмәдем икән соң, дип, үземне әрләп утырам әле. Уенчыларга көч биреп, матур уен карыйбыз менә, – дип, фикерләре белән дә бүлеште Фәния Уразова.
Уен тәмам.

Җиңүчеләрне барлыйбыз:
- 1нче урын – Мулла Иле
- 2нче урын – Мамадыш-Әкил
- 3нче урын – Бакырчы
- 4нче урын – Танай (икенче команда)
- 5нче урын – Танай (беренче команда)
- 6нчы урын – Күгеш.
Һәр команданы чын күңелдән котлыйбыз!

Бүләкләү өлеше бәйрәмнең иң матур мизгеледер мөгаен. Беренче урынга кубок булса, 1, 2, 3нче урыннарга медальләр белән, «Беренчеләр хәрәкәте»ннән («Движение первых») истәлекле бүләкләр, җиңүче командаларга оештыручылардан футбол туплары тапшырдылар. Биредә турнирда җиңгән егетләрдән тыш, тагын иң яшь җанатарларны, шулай ук, чараны уздыруда янып-көеп йөргән кешеләрне, авыл халкын тәмле пылау белән сыйлаучы егетебезне дә игътибарсыз калдырмадылар.

Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: күңелдә шатлык хисе, үзебезнең авылның яшь егетләренең шушындый зур эш башкарырга сәләтле булулары белән нык горурланам. Болай булгач, авылның киләчәге бар. Зур рәхмәт сезгә, егетләр! Сезнең әлеге изге гамәлегез батыр егетләребезгә дога булып барып ирешсен иде.
Тыныч йоклагыз, геройлар, урыныгыз җәннәттә булсын! Амин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев