Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Васильеводагы драйв-паркта Ирек Миңнәхмәтов истәлегенә автокросс буенча турнир узачак

«Чыңгызхан» кубогы өчен көрәшергә Россиянең иң яхшы пилотлары киләчәк. Ярышлар 11-12 мартта узачак. Керү ирекле!

11 март – УАЗларда - автокросс (10:00 сәгатьтән)

12 март - баггида синхрон ярышлар (10:00 сәгатьтән)

Ярыш трегы биеклекләр, трамплиннар һәм текә борылышлар белән характерлана. Автокросста үз осталыкларын Россиянең һәм СССРның атказанган спорт мастерлары, халыкара класслы спорт мастерлары һәм ил чемпионаты җиңүчеләре күрсәтәчәк.

Бу ярышта республика данын Рәдис Хашимов һәм Рафаэль Фәттахов яклаячак.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев