Бүген якташыбыз, горурлыгыбыз - Афзал Шамовның туган көне
Афзал Шамов (1901 елның 4 марты) хәзерге Зеленодольск районының Татар Танае авылында туа. Кечкенәдән белемгә омтылып үсә, укытучы булып эшли, ә 1919 елда Кызыл Армия сафларына китә.
Фотолар – Татар Танае китапханәсе архивыннан
Соңрак Казанда һәм Мәскәүдә белем ала, әдәбият һәм журналистика өлкәсендә актив хезмәт куя. Ул – татар прозасының күренекле вәкиле, күпсанлы хикәя-повестьлар авторы, дөнья классикасын татарчага тәрҗемә иткән оста әдип.
Бөек Ватан сугышы елларында фронт корреспонденты булып хезмәт итә, сугышчылар батырлыгын тасвирлый. Озак еллар дәвамында әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеге алып бара.
Татар Танае урта белем бирү мәктәбе бүген горурланып Афзал Шамов исемен йөртә. Авылында исә аның истәлеге булып каеннары әле дә шаулый…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев