Бишнә мәдәният йортында «Ягез әле, кызлар!» дип исемләнгән бәйге узды
Язның иң матур бәйрәмнәренең берсе халыкара хатын-кызлар көне 8 март бәйрәме узып китсә дә, сөйкемле, ягымлы хатын-кызларыбызны без гел яратып, хөрмәтләп яшәргә тиешбез.
«Ягез әле, кызлар!» бәйгесендә яшь әниләр һәм кызлар катнаштылар. Бәйгедә башваткыч уенында әниләребез җиңү яулады, ә инде күңелле стартларда кызларыбыз маһы бирмәделәр. «Бала төрү» бәйгесе кызларыма бик ошады. Бәйрәм белән котлап матур җырлар яңгырады. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде, - дип сөйли Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев