Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә мәдәният йортында урнашкан «Туган якны өйрәнү" музеена балаларны кунакка чакырганнар

Районыбызның, исәп өчен генә ачылып-ябылучы түгел, ә чын мәгънәсендә кайнап яшәүче мәдәният йортлары даими рәвештә төрле чаралар оештырып кына тора.

Каян темаларын табалар, ничек кешеләрне җәлеп итәләр?! Бишнә мәдәният йорты да шундыйлардан. Биредә эшләүче сәнгать җитәкчесе һәм клуб мөдире Рәхилә белән Илфат Сабировлар янына әбиләрдән алып бәбиләргә кадәр бик теләп йөри.

-Аларны дәү әти hәм дәү әниләр заманында көнкүрештә кулланылган йорт кирәк-яраклары белән таныштырдык, алар турында сөйләдек, авыл өе күренешен күрсәтеп, аңлаттык. Бик яратып тыңладылар, хәтта чабатаны аякларына киеп карадылар, сырлы бәләк белән кер үтүкләгәнне шаккатып күзәттеләр, май атлый торган гөбе белән мәш килделәр. Гомумән, балаларда әби-бабаларының көнкүреше ихлас кызыксыну уятты. Бу очрашуыбыз да файдалы да, күңелле дә булды, - дип, чарадан алган фикерләре белән уртаклашты Сабировлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев