Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Безнең алтын фонд!» - Норлат балалар йортында бәйрәм

Көзге календарьда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулган, кешеләргә аеруча игътибар һәм ихтирам күрсәтәсе килгән дата бар – Халыкара өлкәннәр көне.

1 октябрьдә өлкәннәр – ветераннар өчен Норлат балалар йортының ишекләре тагын бер тапкыр ачылды. «Безнең алтын фонд!» дип аталган чарага 50дән артык кеше җыелды.

Актлар залында дусларча, җылы итеп аралашып, җырлап-биеп, күңел ачып, вакытның узганы да сизелмәде. Тамашачыларның, хисләнеп, күңелләре дә тулды хәтта.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Кунаклар рәхәтләнеп аралашты, яшьлек елларын искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев