Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Безнең табиб алтын

Исәнмесез, «Яшел Үзән» газетасы. Күңелебездәге хис-кичерешләр белән уртаклашасыбыз килә, шуңа да кулга каләм алып, сезгә хат юлларга булдык.

Без икебез дә пенсия яшендәгеләр һәм II төркем инвалидлар. Бүгенге замана чире коронавирус белән без дә авырдык. Дәваханәдән чыккач, Осиново амбулаториясенә, үзебезнең табиб Сания Әбзалетдинова янына килдек. Ул шуның кадәр игътибарлы белгеч, безгә ничек тукланырга, дөрес итеп суларга, физзарядка ясарга кирәклегенә кадәр бәйнә-бәйнә аңлатты. Шәфкать туташы Гөлнара Чумарина шулай ук итәгатьле, аларның матур итеп, әни белән кыз кебек, килешеп эшләүләре сокланырлык. Алга таба да исән-сау хезмәт итәргә насыйп булсын. Моңа кадәр безнең мондый мөгаләмәне күргән юк иде, 85 яшьлек әби-бабайга барысын да аңлатып бирү җиңел эш түгел.

Хатыбызда тагын бер шәфкать туташы турында язып үтәсебез килә. Луиза Гыйләҗева процедура кабинетында укол ясый, кан ала. Нинди генә сорау бирсәң дә, аның җавабы һәрвакыт әзер. Укытучы гына булырга калган сиңа, дип тә шаяртабыз әле үзе белән. Аңа ярдәмгә яшь белгечне өйрәтергә биргәннәр. Ул кыз да үзе кебек уңган-булган. Луиза кул астында эшләүчеләрнең башкача булуы мөмкин дә түгел. Яңа кадрлар әзерләүдә өлеше бик зур.
Медицина хезмәткәрләренең эше бик катлаулы, бүгенге көндә бигрәк тә. Үзегезгә дә авырмыйча халкыбызга хезмәт итәргә язсын. Барчабыз да сәламәт булыйк!

Рокыя һәм Айрат Әбраровлар. Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев