“Без дөньяны ясыйбыз”
Балалар, сез рәсем ясарга яратасызмы? – дип сорасаң, ул әлбәттә “әйе” дип җавап бирә.
Хәер, нинди бала рәсем ясарга яратмасын, ди инде!
Берәүләргә табигать күренешләрен ак кәгазь битенә төшерергә ошаса, икенчеләр портрет жанрында үз көчләрен сынап карый. Араларында натюрморт жанрын үз итүчеләр дә бар.
Безнең Мулла Иле мәдәният йортында “оста куллар” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар рәсем ясарга бик яраталар. Алар белән без төрле темаларга рәсемнәр ясыйбыз.
Бүген мәдәният йортыбызның сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина алар белән “Без дөньяны ясыйбыз” дигән темага рәсем бәйгесе оештырды.
Балаларның рәсемнәрне искиткеч матур, фантазия белән ясалган иде.
Балаларның рәсемнәре нинди алым белән ясалган булуына карамастан, аларның хезмәтенә хөрмәт булырга тиеш.
Без мәдәният йортыбызда балаларның һәр хезмәтен җыеп барабыз. Шөгыльдән соң өстәлгә тезеп күргәзмә оештырабыз, һәм аларны фотога төшереп социаль челтәрдә “Мулла Иле мәдәният йорты” төркеменә урнаштырабыз. Үз рәсемен күргәзмәдә күрү, әти-әнисенә күрсәтү балаларның үзенә булган ышанычын арттыра.
Чыганак: Мулла Иле мәдәният йорты Вк төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев