«Бергә җыелдык та, эшне башладык»: Олы Карагуҗа авылында яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә зиратка юл салган
25 ир-ат, 15 берәмлек техника һәм гаять кыска вакыт – барлыгы 5 (!) көн эчендә Олы Карагуҗа авылындагы зиратка таба грунттан юл салына. Хәзер авыл халкы сезонара авырлыклардан курыкмый.
Ял көннәрендә дә эш туктамый. Башта зиратка илтә торган юлны тигезлиләр, аннары бирегә 220 бетон плитә алып киләләр. Халык шәхси техниканы да, предприятие, оешма җитәкчеләре, дуслар һәм танышлар ярдәмен дә куллана.
- Бергә җыелдык та, эшкә керештек. Аллаһ Тәгалә ярдәме белән эш җиңел барды, мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе дә йөз чөермәде. Бөтен авыл белән соляркага акча җыйдык, 100 меңгә якын чыкты. Ә хатын-кызлар егетләребезне ашатты, – дип сөйләде Айдар Сибгатуллин.
Алга таба Кече Карагуҗа зиратына һәм җирле чишмәгә юл салу планлаштырыла.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев