Берәм-берәм бүләкләребез ияләренә барып ирешә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Берәм-берәм бүләкләребез ияләренә барып ирешә

Бүген редакциягә Каратмән авылы имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов килде.

Ул үзенең мәчеткә йөрүче авылдашларының бүләкләрен алырга кергән. Алардан бигрәк үзе шатланган бугай.
 

-Иртәгә җомга көнне Аллаһ боерса Мөхәммәт Сабировка һәм Фидарис Хәбибуллинга, намазга килгәч, тапшырачакмын. Менә шулай сөендерүегез өчен чиксез рәхмәт сезгә, эшләрегез уң булсын, киләчәктә дә бергә булыйк, - дип изге теләкләрен дә әйтеп китте.🙏
 

Укучыларбыз шат булгач, без дә бик риза. Кечкенә бүләкләребезне🎁 шулай зурлап алуыгыз өчен рәхмәт.💚


Нет комментариев