Бер көнне Олы Ачасыр мәчете яныннан узарга туры килде һәм шаккаттым
#әйтәмәле
Бер көнне Олы Ачасыр мәчете яныннан узарга туры килде. Иман йорты алдындагы территорияне күреп, исем китте. Нинди генә чәчәкләр утыртылмаган биредә. Күз явын алырлык, бик матур.
Менә шушы гүзәллекне авылның уңган ханымнары булдырган дип беләм, һәммәсенә дә рәхмәт белдерәсем килә. Иртә яздан чәчәк үсентеләре утыртып, җәй буе су сибеп, тәрбияләп торучыларга, тирә-юньгә матурлык таратучыларга Аллаһ саулыгын бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев