Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бер-берсенә булган сөю хисләре Шәкүровлар гаиләсенең йөзләрендә балкый

Гаилә елы уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Пар канатым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенең чираттагы геройлары - Шәкүровлар гаиләсе.

Шәкүровлар гаиләсе


Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 51 ел элек кабызган учакны сүндермичә яшәүче Гөлфия һәм Госман Шәкүровлар – авылыбызның ныклы гаиләләренең берсе. Үткәннәре – гыйбрәтле, бүгенге көннәре өметле. Узган елларның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, алар бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, тормыш мәшәкатьләре арасында югалмыйча, көн күрә.

Алар икесе дә түбән баш кешеләре. Аралары да ерак түгел «Паравай» күле генә аерып тора. Бөтерчек кебек кечкенә генә, түп-түгәрәк матур кызны Госман абый беренче кайда очратты икән, дигән соравыма: «Ул мине үзе тапты, беренчеләрдән булып үзе гашыйк булды», – дип мәзәкләп тә алды. Шәкүровлар ике ул үстергән. Алар әти-әниләренә охшап, авыл тормышын үз итә. Олы уллары янәшәдә гомер итсә, кече уллары Норлатта яши. Бер-берсенә булган сөю хисләре әле дә аларның йөзләрендә балкый, елмаеп һәм яратып сөйләшүләре соклану уята.

Рәзинә Сәйфетдинова язмасындагы калган геройлар турында алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев