Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчыда светофор көнен билгеләгәннәр

Халыкара светофор көне ел саен 5 августта –беренче электр светофоры урнаштырылган көнне билгеләп үтелә.

Рәсми рәвештә беренче светофор Америкада 1914 елда урнаштырылган, дип санала. Аны инженер Джеймс Хог уйлап таба. Борынгы аппарат ике төсле була – кызыл һәм яшел, ул вакытта төсләр тавышлы сигнал белән күчә.

Шушы уңайдан Бакырчы авылы мәдәният йорты янында светофор көнен билгеләп үткәннәр.

- Иң беренче чиратта, әлеге бәйрәм уңаеннан бигрәк тә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында искәртү мөһим. Хәтта бер кечкенә генә ялгышлык өчен дә кайчак гомер белән түләнгәнне истән чыгармаска кирәк. Сак булыгыз!
Клубыбыз авыл читендә урнашканлыктан, балаларга машина юлы буенча менәргә кирәк. Гел искәртеп торгангамы, алар юлда йөрү кагыйдәләрен һәм билгеләрен яхшы белә. Бүген, авыл эчендә куелган юл йөрү билгеләре белән танышып, асфальтка акбур белән рәсемнәр ясадык.

Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Сәлахиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев