Бакырчы авылында «Программист - акыллылар һөнәре» дигән чара үткәргәннәр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында «Программист - акыллылар һөнәре» дигән чара үткәргәннәр

Бүгенге көн илебездә программист көне буларак билгеләп үтелә.

Программист — санак (хисап) өчен программалар төзү һәм эшкәртү буенча белгеч, ягъни программалаштыручы.

Көнкүреш тормышыбызда программист хезмәте белән без адым саен – телевизор, радио, телефон һәм башка техника кулланганда очрашабыз. Бүгенге көндә ул иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә әверелде.

Шушы көн уңаеннан балалар белән «Программист – акыллылар һөнәре» дигән темага әңгәмә кордык.

Бакырчы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева.


Нет комментариев