Бакырчы авылында карбыз көнен билгеләгәннәр
3 августта төрле илләрдә тәмле бәйрәм - карбыз көне билгеләп үтелә.
Тарихка күз салсак, Америка башка илләр белән чагыштырганда карбыз ашау саны буенча беренче урында тора икән. Хәер, бу татлы җимешне яратмаучылар бармы соң? Хәзер инде авыл җирендә яшәүчеләр дә үз бакчасында карбыз үстерә.
Карбыз көнендә ничек инде бу татлы җимешне ашамый була ди. Без дә бер өстәл артында утырып карбыздан авыз иттек. Карбыз ашап кына калмадык, "Ватык телефон" уенын да уйнадык. Буыннан-буынга күчеп килгән фольклор уеннарын балалар үз итә, бик яратып уйный.
Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Сәлахиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев