Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында «Яшь фотографлар» дип исемләнгән фотосессия оештырганнар

Без фотосурәтләрсез тормышны инде күз алдына да китерә алмыйбыз, ә аларның барлыкка килүенә нибары 184 кенә ел.

Беренче тапкыр сурәткә төшерү мөмкинлеген 1839 елда француз галиме Луи Дагер уйлап тапкан булган. Нәкъ менә аның хөрмәтенә җайланма үзе «дагерротип» дип аталган. Ә бу ачышка патентны, галимгә гомерлек пенсия билгеләп, француз хөкүмәте сатып алган. Һәм менә 19нчы август көнне француз хөкүмәте бу ачышны дөньяга тараткан. Аны «дөньяга бүләк» дип атаганнар. Дөрес бит инде, әйеме?!

Күпләр фотога төшерүне бүгенге көнне истә калдыру мөмкинлеге дип кенә саныйлар. Әмма ул көндәлек тормышта гына түгел, тарихи елъязмаларда, медицинада, дизайнда, хәтта криминалистикада да файдаланыла.

Әлеге көн уңаеннан "Яшь фотографлар" дип исемләнгән фотосессия оештырып алдык әле. Матурлыкны күрә белә безнең балалар, бу хакта алар төшергән фото сүрәтләр сөйли.

Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Сәлахиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев