Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында «Алма бәйрәме» үткәргәннәр

Яшел Үзән районы Бакырчы авылында «Хәзинә» фольклор коллективы «Алма бәйрәме» оештырган.

– Элек авылыбызда бик сирәк кешеләр генә алмагачлар үстергән. Алма һәм җиләк-җимешләр сатарга күрше Өрәңгәр чуваш авылыннан килеп йөргәннәр. Шул вакытларны искә алып, кызыклы истәлекләр белән бүлештек. Алманы турап, киптереп, киледә төеп, иләп кыш буе алма оныннан ләвеш-бәлешләр пешереп сыйлана идек. Бүгенге көндә дә бу эшләр онытылмый. Бәйрәмгә апаларыбыз алмадан кайнатмалар, телне йотарлык алма коймагы белән ләвешләр пешереп һәм как ясап алып килгәннәр иде, – дип сөйли Бакырчы авыл клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Чарада шулай ук алманың файдалы үзлекләре турында да сөйләгәннәр. Алма турында җырлар, шигырьләр, табышмаклар да искә төшергәннәр.

– "Хәзинә" фольклор коллективы апалары әби-бабайлардан калган һөнәрләрне киләчәк буыннарга матур итеп күрсәтеп һәм тапшырып бара. Апаларга олы рәхмәтләремне әйтеп, аларга ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер юлы һаман шулай яшь күңелле булып калуларын теләп калам! – дип өстәде Миләүшә Сәлахиева.

Фото: Миләүшә Сәлахиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев