Бакырчы авылы мәдәният йортында, студентлар көне билгеләп үтелде
25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә.
Нәкъ менә шул көнне 1755 елда императрица Елизавета Петровна Мәскәү университеты тарихы турындагы указга кул куя.
- Бәйрәмнең тарихы үзенең тамырлары белән ерак үткәннәргә барып тоташса да, аның традицияләре бүгенге көндә дә сакланып калган. Студентлар моннан 100 ел элек тә аны киң колач белән билгеләп үтсә, 21 нче гасырда да аны бик күңелле итеп бәйрәм итәбез. Авыл клубында студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары арасында булып узган очрашу шуның бер дәлиле. Әлеге бәйрәм белән һәрбер студентны ихластан котлап, укуыгызда уңышлар теләп калабыз. Әлеге гүзәл чор тормыш китабыгызның мавыктыргыч, онытылмаслык бүлеге булып калсын! Хыялларыгыз һәм кыю планнарыгыз тормышка ашсын, - дип яза Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Миләүшә Сәлахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев