Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчек мәчетендә балалар авазы тынмый

Татарча исәнләшә белмәгән бала, авыз тутырып «әссәламу аалейкум вә рәхматуллаһи вә бәрәкәтүһ», дип сәлам бирә

Бәчекнең имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин биредә үсеп килүче буын белән тыгыз аралаша һәм аларны иман йортына мөмкин кадәр ешрак җәлеп итәргә тырыша. Шул максаттан авыл мәчетендә балалар өчен атналык җәйге лагерь оештырыла. Бу изге гамәл инде традициягә дә әйләнеп бара дисәк, ялгыш булмас, чөнки лагерьлар 2018-2019 елларда ук үз эшен башлады.

– Абыстаебыз Резидә апа Гатауллина балаларга намаз тәртипләрен, догалар, сурәләр өйрәтә. Минем белән бергәләшеп өйлә намазын укыйлар, шулай ук намаз тәртипләрен ныгыталар, – дип уртаклашты Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин, – 25-27 бала йөри, күпчелеге әби-бабалары янына җәйге каникулга кайтучылар. Аларның да мәчеткә бик теләп килүләре шатландыра, югыйсә араларында бөтенләй дә татар телен белмәүчеләр бар. Бирегә йөрүче балаларның әти-әни, әби-бабайларыннан бар рәхмәт сүзләре генә ишетәбез, ә бер рәхмәт, мең бәладан коткара.


Балаларның вакытлары биредә укып, өйрәнеп кенә үтми, төрле уеннар оештырыла, яллары күңелле дә үтсен өчен мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыльләр табалар икән. Иң мөһиме - балаларны берәү дә бирегә мәҗбүриләп җибәрми. Алар үзләре ел саен шушы лагерьга кайтырга ашкынып тора, зур теләк белән килә, ә бу инде үз чиратында, мәчетнең киләчәге бар дигән сүз.


– Мәчеткә йөргән бала тәрбияле, тәүфыйклы булып, олыларны хөрмәтләргә өйрәнеп үсә ул. Әлеге саваплы эшне башлап йөрүче Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы, Бәчек авылы имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез,– ди авыл халкы.

 

Чыннан да шулай, бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин дә «Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән бит.


Дөреслекнең күзенә туры карарга кирәк, яшерен-батырын түгел авыл мәчетләренә йөрүче бабайларыбыз хәзер бармак белән генә санарлык, димәк бөтен өмет яшьләрдә. Шөкер, һәр авылда иман йорты –мәчетләребез бар, дингә әйдәп, биш вакыт намазга чакырып, азан әйтелә.


Узган ялларда мәчеткә йөрүче балаларның чыгарылыш кичәсе булып узды. Хәзрәт сүзләренә караганда, бу көн алар өчен онытылмаслык булсын дип тырышканнар.

«Башта намазын укып, вәгазь әйтелде, шуннан балаларның да осталыкларын, белемнәрен тикшердек. Бу үзенә күрә бер имтихан булды. Соңыннан малай-кызларны күчтәнәчләр һәм ата-аналар ярдәме белән әзерләнгән тәм-томнардан сыгылып торган чәй өстәле көтә иде. Ата-аналарга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, алар миңа ышанды, мин дә аларның ышанычын аяк астына салып таптамадым. Көчебездән килгәнчә балаларга дин сабакларын бирергә, динебезне яратыр­га өйрәтергә тырышачакбыз», – ди ул.


Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр һәм мондый тәрбияле чаралар Аллаһ боерса дәвамлы булыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев