Бәчек мәчете 30 ел иман нуры тарата
Истәлекле дата уңаеннан авылда матур чара узды
Узган гасырның туксанынчы еллар башында үзгәреш җилләреннән соң авылларыбызда бер-бер артлы мәчет манаралары калкыды. Моңа кадәр җомга намазларын кемнәрнең дә булса өендә качып-посып укырга мәҗбүр булган, иманга сусаган халык азан тавышын ишетеп, Аллаһка шөкер итте. Инде шул иман йортлары ачылган көннәрдән дә шактый еллар узды, халык яңадан дингә тартылды һәм мәчетләребезгә илтүче сукмакка үлән үстерми.
Бәчек авылында мәчет салу эшен, колхозда озак еллар экспедитор булып эшләгән Кәрим Миңнуллин башлап йөри. Бинаны тарихи урынына, бабалары салган, әмма совет чорында манарасы киселеп, йорты клуб итеп кулланылган иске мәчет нигезенә корырга карар итәләр. Һәм, нык итеп, кирпечтән. Мондый изге эштән авыл халкы да читтә калмый, колхоз да ярдәмнән баш тартмый. Шулай күмәк көч һәм тырышлык белән, 1995 елның җәй аенда, Бәчек авылы өстендә кабат алтын ярымай калка. 30 ел биредә иман йорты ишекләре һәрбер мөселман өчен ачык. Бүгенге көндә, 2017 елдан бирле, Бәчек мәчетендә имам вазифаларын Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин башкара. Аны, сәламәтлеге какшау сәбәпле муллалык эшләрен башкару авырлашкан, Равил хәзрәт Садриев урынына сайлап куялар.
Мәхәлләнең олы кешеләре белән генә түгел, яшь буын – балалар белән дә актив эш алып барыла биредә. Инде берничә ел рәттән каникул чорында мәчеттә лагерь оештырыла, төрле чаралар үткәрелә һәм балалар бик теләп иман йортына тартыла.
Биредә түгәрәк датаны бик күркәм итеп, мөхтәрәм кунаклар катнашында билгеләделәр. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам диненең кабул ителүенә 1000 еллык мәдрәсә җитәкчесе Ильяс Җиһаншин, район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, районның аппарат җитәкчесе Илнар Хантимеров бәчеклеләрнең әлеге шатлыклы көннәрен уртаклашып, матур чараның шаһиты булды.
–Мәчетебезнең утыз ел дәвамында өзлексез халыкка хезмәт күрсәтүе, аңа авылдашларның эзе суынмавы – Аллаһның рәхмәте һәм мәрхәмәте. Бу аз вакыт түгел, аны ничек тә булса үзенчәлекле итеп билгелисе килде һәм ниятебез барып чыкты – бу көн мәчетебез тарихына матур истәлек булып кереп калды. Бәйрәмгә барлык авылдашлар да җыелды. Вәгазьләр сөйләнде, догалар укылды – күңелләр рухи яктан баеды. Зират өстенә барып, әрвахларга, мәчет салдырган Кәрим абый, күренекле шәхесебез Минһаҗетдин мулла каберләрендә булып, догалар кылдык, – дип уртаклашты Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр хәзрәт. – Бик матур чара булды һәм аның шундый булып оешуында һәрбер бәчекленең өлеше бар. Барлык авылдашларга, мул табыннар әзерләгән хатын-кызларга, зират өстен тәртипкә китерү өмәсендә катнашкан ир-егетләребезгә, кайткан кунакларга Аллаһның рәхмәтләре яусын. Алдагы көннәрдә дә дус һәм бердәм булып яшәргә язсын, мәчетебездә һәм күңелләребездә иман нуры сүнмәсен, саекмасын.
Амин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев