Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылны яшьләр яшәтә

Берәүгә дә сер түгел, авылны яшьләр яшәтә.

Бу яктан норлатлылар бәхетле. Биредә чын патриотлар, авыл балаларын спортка тартучы, аларның киләчәге өчен борчылып яшәүче егетләр бар. 

Болар – волейбол буенча үз осталык­ларын республикага таныткан мәктәп командасы тренеры Адель Әфләтунов, яшь чаңгычылар һәм биатлончыларның остазы Данияр Гарипов һәм аларның ярдәмчеләре, фикердәшчеләре
Даут Зыятдинов.

– Норлат Сабан туе югары дәрәҗәдә үтсен өчен алар да күп көч куйды. Күпме мәктәп укучысы остазларының инициативасын күреп, волонтерлык эшенә тартылды, спортны үз итте. Бу егетләребез хәйрия эшләрендә катнашу үтенеченә дә беренчеләрдән булып җавап бирә. Мин бу игелекле балаларны үстергән әти-әни­ләренә бик рәхмәтле. Бу бит аларның тырыш хезмәте, омтылышлары, хыяллары, планнары! Нәкъ менә шушы егетләребез җәйге каникул вакытында авыл яшьләрен спортка җәлеп итәргә теләп, пляж волейболы өчен мәйданчык булдырырга карар кылды. 2000нән артык халкы, уңышлы бизнесменнары булган авылда бу эш өчен 150 000 сум акча табылмасмы икән? Әллә без шундый битараф, ваемсыз­мы? Яшьләр буш вакытларын ничек уздырырга белми трай тибеп йөрсеннәрме?! Әлеге төзелешне ерып чыгарга ярдәм итүчеләр табылуына чын күңелемнән ышанам. Яшьләребезнең теләге тормышка ашсын иде. Волейбол мәйданчыгы булдырырга янып-көеп йөрүче егетләргә аяк чалмыйк, – дип сөйли авыл активисты Роза Ягудина.


Норлатның үсешенә битараф булмаган, һәрдаим хәйрия чаралары уздырып, авылның киләчәге өчен борчылып яшәүче Роза ханым белән килешми мөмкин түгел. Менә шулай, яшьләр зур эшләрне үзләре башлап, булсын дип тырышып йөргәнгә сөенергә генә кирәк. Ә ярдәм итүчеләр бар.

Булышырга теләүчеләр өчен телефон номеры авылның ВК төркемендә күрсәтелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев