Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыл бәйрәме: очраштыра, хатирәләрне яңарта

Авыл кешесе таң әтәчләреннән дә иртәрәк, кояш белән бергә торып, барлык эшләрен дә тиз генә эшләп куя да, матур күлмәкләрен киеп бәйрәм буласы мәйданга – Авыл бәйрәменә ашыга.

Мамадыш-Әкил авылында Авыл көне булып узды. Бу бәйрәм күптән күрешмәгән дуслар, классташлар белән очраштыра, хатирәләрне яңарта. Бигрәк тә атта килүче егетләрнең йөрәге җилкенгәндер. Алар дүрт бөртек кенә булса да, егетләр дә, атлар да бик көчле. Тик шулай да Татар Танае авылы егете Булат Мөхетдинов беренчелекне башкаларга бирмәде.

Бәйрәмнең рәсми өлешен авылның имам-хатыйбы Камил хәзрәт Камалов ачып җибәрде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин да барлык авылдашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады.


Мәйдан мыжлап торган умарта оясын хәтерләтте бу көнне. Кем әтәч артыннан чаба, кем колгага менә, кемнәрдер аркан тарта, кайберәүләр матур күлмәкләремне күрсеннәр әле дип, мәйданны урый. Чыннан да, авыл халкы бердәмлеге, бәйрәмнәрне күңелле итеп оештыра белүе белән аерылып тора. Концерт номерлары тынмады, татар эстрадасы йолдызлары килмәсә дә, үзебезнең үзешчән артистларыбыз да кимен куймады. Әле күп еллар буе Татар Танае авылы мәдәният йорты мөдире булып эшләгән, хәзергесе вакытта лаеклы ялда булучы Фәния Хуҗина да авылдашларга багышлап матур җырын бүләк итте.

Бәйрәмгә тагын бик матур традиция гадәткә кертелде. Мамадыш-Әкил авыл җирлегенә караучы авылларның хөрмәткә лаек, өлкән буын кешеләрен бүләкләделәр. Әлбәттә инде төп игътибар милли көрәшкә бирелде. Егетләр ярышка ныклап әзерләнгәннәр. Шулай булмый ни, «Авыл бәйрәме»нең батыры исемен алу да нинди дәрәҗә бит!


Баш батыр булып Мамадыш-Әкилдән Инсаф Сабиров калды. Котлыйбыз!

Бәйрәм тәмам, ә аннан калган хис-кичерешләр күңелебезне әле озак җылытып торыр. Язмамның ахырында шуны әйтәсем килә, көннәр җылытып, яңгырлар явып, мул уңыш җыеп алырга язсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев