***
- Кичә аналарга багышланган шигырьләр, җырлар белән башланып китсә, соңрак аналар аш -суга осталык, музыка өлкәсендә, көнкүреш белән бәйле биремнәрдә үзләрен сынадылар. Бәйрәм чәй табыны артында уеннар белән дәвам итте. Иганәче авылдашыбыз Әлфия Бахтиярова ярдәме белән очрашу бик җылы атмосферада узды, һәр катнашучы анага спонсор исеменнән бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм кичәсендә авыл җирлеге башлыгы Алена Владимировна аналарны бәйрәм белән тәбрик итеп, аларны борчыган сорауларга җавап бирде, - дип яза Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Миләүшә Сәлахиева.
Нет комментариев