Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Аллаһ биргән сынауларга тамчы да сыкрану юк

Безнең Бишнәдә күпләр сокланырлык, гыйбрәт алырлык гаилә яши.

Алар белән без бу авылга күчеп килгәннән бирле таныш, чөнки элегрәк күршеләр булып та тордык. Күрше булгач, аралашкач, кемнең нинди булуын күрәсең инде…

Нәкыя Сәлахетдиновалар гаиләсе турында сүзем.

Нәкыянең ире үлде, ул ике улы – Илмир һәм Булат белән генә яши. Башка гаиләләр­дән аермасы шунда: улы Булат тумыштан инвалид. Аякларында йөрми, авыр сөйләшә дә. Бу гаилә эшчән, тырыш булулары белән аерылып тора, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтләре аларга карата хөрмәт өстенә хөрмәт өсти. Башта ике катлы күп фатирлы йортта яшәделәр. Булатны 25 ел буе йә күтәреп, йә коляскада икенче каттан урамга алып чыгалар иде. Авырсынмыйлар, уфтануны белмиләр. Ә буш вакытларын гел Булат белән үткәрәләр. Терлек тә асрыйлар, эшкә дә йөриләр, бакчада җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерергә, утын-печән әзерләргә дә җитешәләр.

Алар бал кортлары кебек, һаман хәрәкәттә. Булатка яхшырак булсын, саф һавада күбрәк йөрсен дип, былтыр матур, заманча йорт та төзеп чыктылар. Өйләре эчтән дә, тыштан да зәвыклы, күпләр сокланырлык. Авылда эш тавык та чүпләп бетермәслек, дип әйтергә яратабыз. Сәлахетдиновлар зарланмый, бар эшне төгәл, вакытында башкара.

Йөзләрендә һәрчак елмаю, Булат та елмаеп кына тора. Аллаһ биргән сынауларга тамчы да сыкрану юк! Алар шушы егеткә бар йөрәк җылысын, назларын бирә.

Мин бу гаилә белән очрашкан саен, күземнән яшьләр килеп, Нәкыянең авыру улы, Илмирның энекәше белән шулкадәр матур итеп, назлап аралашуына исем китеп, сокланып карап торам. Күзләр тимәсен, әниләрнең, туганнарның яратуларына чикләр юк.
Мохтаҗлык кичермичә, бала-оныклары сау-сәламәт булып та, бертуктамый нидәндер канәгать булмаган, зарланган кешеләргә бала хакын хак­лаучы, аны бөтен нәрсәдән өстен күрүче менә бу гаиләдән үрнәк алырга киңәш итәм.

Илмирга Аллаһ әнисе кебек уңган тормыш юлдашын насыйп итсен. Картлык көнендә әниләрен хөрмәт итеп, игелек күрсәтеп, энекәшләре Булатны һәрчак шулай кадерләп яшәсеннәр иде, әмин. Аллаһ барчасына саулык, озын гомер, бәхет, бәрәкәт, насыйп итсен.

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев