7нче октябрь – Россиядә әдәпле кешеләр көне.
Акъегет белем бирү мәктәбендә укучылар белән «Әдәп төбе – матур гадәт» дип исемләнгән әңгәмә оештырдык, әдәпле кеше нинди сыйфатларга ия булуы турында искә төшердек. Шулай ук, әдәп, әхлак турында татар халык мәкальләрен барладык.
Үткәрелгән чараларның тәрбияви әһәмияте бик зур: алар балаларны кече яшьтән үк бер-берсенә карата – ярдәмчел, дус-тату, олыларга карата мәрхәмәтле булырга, кечкенәләрне кыерсытмаска өйрәтә.
Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Әдәп-әхлак канатлары беркемнең дә талмасын. Әдәпле, бәхетле булыгыз!
Акъегет мәдәният йорты мөдире Фирдус Нотфуллин
Нет комментариев