16 ноябрь – Халыкара толерантлык көне. Бу көн кешеләрне бер-берсен хөрмәт итәргә, төрле милләт, тел, дин һәм карашларга ихтирам белән карарга чакыра. Чөнки безнең барыбызны да уртак кыйммәтләр – тынычлык, дуслык, татулык һәм кешелеклелек берләштерә.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Акъегет мәдәният йортында балалар белән «Кешелекле һәм игелекле булыйк!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Чара барышында балалар «Толерантлык нәрсә ул?», «Толерант кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?» дигән сорауларга җавап эзләделәр. Бер-береңне хөрмәт итү, аңлау, сабыр булу, ярдәмчеллек һәм игелеклелек кебек сыйфатларның әһәмияте турында сөйләштеләр. Шулай ук толерантлык сүзенең капма-каршысы булган «интолерантлык» төшенчәсенең мәгънәсе дә аңлатылды.
Балалар халык мәкальләрен дә искә төшерделәр. «Изге эш җирдә ятмый», «Сабыр төбе – сары алтын», «Таш атканга аш ат» кебек мәкальләрне толерантлык, сабырлык һәм игелеклелек төшенчәләре белән бәйләделәр.

Әңгәмә балаларга һәр кешенең үзенчәлекле булуын, бер-береңә хөрмәт белән карауның һәм яхшы мөнәсәбәтләр саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итте.
Толерантлык – ул бер-береңне кабул итү, аңларга тырышу һәм нинди генә булса да, кешегә хөрмәт белән карау. Әйдәгез, һәрвакыт бер-беребезгә карата игелекле, сабыр һәм мәрхәмәтле булыйк!
Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова
Нет комментариев