Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында мәдәният хезмәткәрләре өлкән яшьтәге авылдашлар өчен, «Гомер көзләрегез аяз булсын» дип исемләнгән бәйрәм концерты һәм чәй табыны оештырды

Гомер көзләрегез аяз булсын

1 октябрь – безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган өлкәннәребезнең бәйрәме. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән наз­лаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әби-бабаларыбызны олуг бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз.


Шушы бәйрәм уңаеннан, Акъегет авылында мәдәният хезмәткәрләре өлкән яшьтәге авылдашлар өчен, «Гомер көзләрегез аяз булсын» дип исемләнгән бәйрәм концерты һәм чәй табыны оештырды.

Хөрмәткә лаеклы өлкән буыныбыз. Алар безне әдәпкә, әхлакка өйрәтүчеләр, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләре белән таныштыручылар, догалар өйрәтүчеләр, күңелгә сеңеп калырлык итеп киңәшләрен бирүчеләр. Алар нәни онык­ларын тәрбияләүдә күпме көч куя. Әти-әнидән кала иң нык яратучылар – ул безнең әби-бабаларыбыз. Матур җырлары, әкиятләре белән күңелләребезгә нәфислек, хөрмәт хисе тәрбиялиләр. Әниләребез эштә чакта алар безне биләүгә салып тирбәткәннәр, бишек җырлары җырлаганнар.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле, тынгысыз, ыгы-зыгылы дөнья­да бик кирәк Сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып, онык-оныкчыкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!

Рәшидә Борһанова,
Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев