Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында «Көзләр сезнең белән ямьле» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды

Алтын көзге чорда без – бөтен көчен халкына багышлаган, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне хөрмәтлибез.

1 октябрь көнне өлкәннәребезне зурлыйбыз. Ләкин әби-бабаларыбыз, гомерләренең «көмеш» чорына кергән апа-абыйларыбыз бәйрәм көнне генә түгел, ә һәрвакыт игътибарга, яратуга, назга мохтаҗ. Аларга рәхмәт белдереп, хөрмәт күрсәтик. Якыннарының кайгыртуын тоеп яшәсеннәр. Алар – безнең тормышны бизәүчеләр. Барлык өлкәннәребезгә сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел тынычлыгы телибез.

Акъегет авылында, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган, «Көзләр сезнең белән ямьле» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәм кичәсен авылдашларны авылыбыз имамы Фиргать Әнвәр улы Биктаһиров, авылыбызның остабикәсе Рәмзия апа Нутфуллина, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең ихлас, изге, матур теләкләре белән ачып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев