Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында гомер итүче Фәридә апа Сәләхетдин кызын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар

Валиуллина Фәридә апа Сәләхетдин кызы 1929 елда Акъегет авылында, гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Энесе Фәрит абый 1931 елда туа. Сәләхетдин абый белән Фәйрүзә апа өченче тапкыр әти-әни булырга торганда, ни кызганыч, ирен, ике баласын ятим калдырып, бала хастасыннан Фәйрүзә апа вафат була. Сабый баланың да гомере бик кыска була...

5нче май көнне, без – мәдәният хезмәткәрләре, тыл хезмәткәре Валиуллина Фәридә апа Сәләхетдин кызына Яшел Үзән районы биргән бүләкне тапшырып кайттык. Фәридә апага сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тыныч картлык, балалар, онык-оныкчыклар куанычы теләдек.

Язманы дәвам итеп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, "Сезнең батырлыгыгыз мәңге яшәячәк" дип исемләнгән гыйбрәтле, тарихи, патриотик-тәрбияви язмабыз Фәридә апа турында булыр.

Валиуллина Фәридә апа Сәләхетдин кызы 1929 елда Акъегет авылында, гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Энесе Фәрит абый 1931 елда туа. Сәләхетдин абый белән Фәйрүзә апа өченче тапкыр әти-әни булырга торганда, ни кызганыч, ирен, ике баласын ятим калдырып, бала хастасыннан Фәйрүзә апа вафат була. Сабый баланың да гомере бик кыска була, ул да үлеп китә.

Әтиләре тол калгач, балалар ятим үсмәсен дип, Сәләхетдин абыйны Норлат авылы кызы Нурлыкамал белән таныштыралар. Балаларга бу вакытта – олысына 4, кечкенәсенә 2 яшь кенә була. Тормыш дәвам итә…

1936 елның сентябрь аенда Фәридә апа беренче сыйныфка укырга керә. Ләкин үги әнисе Нурлыкамалның Фәридә апаны мәктәпкә йөртәсе килми. Өйдә эшләсен, дип кенә әйтә торган була ул. Күп вакытын Фәридә апа өйдә укый. Укытучысы Галия апа өйгә килеп укытып китә торган була. Фәридә апа 4нче сыйныфка кадәр генә укый. Шуннан соң 11 яшендә үги әнисе янында яшелчәлелек бакчасында эшли башлый. Кыяр, кишер, кәбестә орлыкларын хәзерли. Эшләгән өчен аларга 1 стакан он бирә торган булалар.

1941 ел. Сәләхетдин абыйны сугышка алып китәләр. 1942 елда каты яраланып ул сугыштан кайта. 6 айдан соң, яңадан сугышка китә.
1945 елның апрель аенда Сәләхетдин абыйга сугыш кырларыннан туган авылына, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була.

Сугыштан соң, тормыш болай да бик авыр вакытларда, 16 ел бергә яшәгәннән соң Нурлыкамал апа Сәләхетдин абыйны, балаларны ташлап чыгып китә. Ул вакытта – Фәридәгә 16, Фәриткә 14 яшь була.

Фәридә апа көне-төне кырда эшли. Кайтып ипи пешереп кенә китә торган була. Ул анда көлтә бәйли, көшел сугучы, иген очыручы булып эшли. Эшләгән өчен аларга ул вакытта 0,5 кг ипи бирелгән.

1955 елның 1 маенда Фәридә апаның әтисе Сәләхетдин абый вафат була.
Шул ук елның октябрь аенда, Акъегет авылы егете, 1931 елгы Гарифулла улы Рәвил абый белән Фәридә апа никах укыталар. Тормышларын нурга, ямьгә күмеп бер-бер артлы алты бала дөньяга аваз сала. Балалар бик тырыш, акыллы, тәрбияле булып үсәләр. Хәзер инде һәрберсенең үз тормышлары. Балаларының балаларын тәрбияләп үстерәләр.

66 ел бергә, бәхетле гомер кичергәннән соң, Рәвил абый гына ни кызганыч, Фәридә апаны тол калдырып, бу якты дөньядан китеп бара.
Бүгенгесе көндә Фәридә апа улы Илһам абый, килене Сөмбел апа тәрбиясендә яши.

Фәридә апаның 16 онык, 40 оныкчыклары бар. Кадер-хөрмәттә, һәр көнгә шөкер итеп, намазын, догаларын укып яши ул. Озак еллар сау-сәламәт булып, бәхетле картлык кичерергә язсын авылдашыбызга. Әлеге язмабыз Рәвил абыйга, уллары Роберт абыйга дога булып барсын, рухлары шат булсын.

Чыганак/фото: Акъегет авылы мәдәният йорты ВК төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев