Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылы халкы ниниди проблема борчый

#әйтәмәле Кышын җир пае өчен икмәк алыр вакыт җиткәч, бер проб­лема белән очрашабыз: ничек алып кайтырга?!

Чөнки аны быел Өтәшкә белән Олы Ачасырда гына бирәчәкләр, ди. 

Без – Акъегет авылында яшәүчеләр элек Күгештән барып ала идек. Быел юллар тагын да ерагайган икән. Гади халык турында кем уйлап торсын инде, кирәк икән, җаен тап, кил дә ал дип, әйтә торгандыр түрәләр. Тик кешелек­лелек дигән сыйфатлар да бир бит әле.

Арабызда ялгыз яшәүче өлкәннәр дә күп. Һәркемнең капка төбендә техникасы да юк, менә аларга нишләргә? Минем дә, мәсәлән, машинам юк, яллар өчен фәлән сум түләп, Өтәшкәгә кадәр барыйммы. Эшме инде бу, җә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев