Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

#әйтәмәле

Кызлар, безнең авылда кибетләр кысан булса да, сатучыларның күңелләре киң.

Муллык заманында яшибез, Аллаһка мең шөкер инде. Кибет киштәләрендә җаның ни тели шул бар бит, ә булмаганын заказ биреп тә кайтаралар. Кибетчеләрне җәлләп тә куярсың.

Бер көнне товар килгән вакытка туры килдем, шофер белән кибетчебез икәү зур-зур коробкалар күтәреп ташыдылар. Ярар, ул товарны ташыды да ди, тик көне буе аяк өстендә басып, кергән бер кешенең күңелен дә күрер­гә кирәк бит әле. Язуымның максаты шул, кай­чан үзебез кибет эченә кереп, күңелгә хуш килгән товарны үзебез сайлап алырбыз икән, сатучыларның да эше азрак җиңеләер иде.

Ә киң күңелле кибетчеләребезгә рәхмәт, гел ачык йөз, тәмле тел белән хезмәт күрсәтәләр. Ихтирам белән, Татар Танаеннан Альмира Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев