Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

#әйтәмәле

Кызлар, газетагызның соңгы санын укыдым да, мин дә үз фикеремне җиткерим әле дип шалтыратырга булдым әле.

 «Әйтәм әле!» сәхифәсендә безнең Мулла Иле авылы турында да язылган иде. Чынлап торып уйлап карасаң, дөрес фикер бит. Авыл җыеннары узды, һәммәсен дә тәфсилләп, яктыртып бардыгыз. Авыл башлык­лары хисап докладларында фәлән кадәр суммага, фәлән метр таш юл җәелде, дип сөйләде. 

 

Безнең авыл буенча ник андый информация булсын. Акча җыйдык, таш алдык дигән сүздән кала, башкасын ишетмәдек. Ул юлларны ник бер дә тикшермиләр икән соң ул? 500 сумнан җыябыз. Әгәр дә үзсалым акчасына башкарылган эшләр күз алдында булса, күбрәк тә тапшырыр идек. Утлар янмавы да хак, дөрес­рәге, кая кирәк, шунда гына яна. Ул башка авылларның гөрләп яшәвен күрәбез дә, кызыгып куябыз. 

Ярый әле Сәйфетдинова бар. Мәдәният хезмәткәрләре чаралар уздырмаса, авыл бөтенләй сүнгән булыр иде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле, Мулла Илендә җимерек хәлдә булган йортлар да бик күп, аларның хуҗаларын ник эзләмиләр икән бер дә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев