Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әйшә урта мәктәбендә «Батырлык гасырларда калачак» дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде

15 февраль Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

Шул уңайдан бүген Әйшә урта мәктәбендә "Батырлык гасырларда калачак" дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Чараны мәктәбебезнең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова белән авыл китапханәчесе Алсу Файезова оештырды. Хәтер кичәсе шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына нигезләнеп төзелде. Сәхнәдән каһарман шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Тормышының кайбер мизгелләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Без аның исемен йөрәкләребездә мәңге сакларбыз.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев