Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә
***
- Балалар - безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Кадерле балаларыбызның йөзендә һәрвакыт елмаю булсын. Алар безнең киләчәгебез. Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз, киләчәктә бары бәхет һәм матур тормыш кына телибез. Бәйрәм белән сезне, кадерле балаларыбыз! – ди, бу көнне Олы Шырданның үсеп килүче буыны өчен истәлекле итүче, авылның мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
- Шул уңайдан мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар сабантуе үтте. Гаилә елы буларак, чарага балалар әти-әниләре белән килеп, «Гаиләнең зур яллары» акциясенә кушылды. Бу бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән Ислам Закировка, Камо Навасардян hәм Алсинәгә, Илдар Батталовка барлык катнашучылар исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Игелегегез өчен Аллаһ Тәгалә олыласын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев