8 декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең Балалар иҗаты үзәгендә "Славься, Отечество" муниципаль фәнни-гамәли конференциясе узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

8 декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең Балалар иҗаты үзәгендә "Славься, Отечество" муниципаль фәнни-гамәли конференциясе узды

Ул Россия Геройлары көненә багышланган иде.

Анда Норлат урта мәктәбе укучылары, "Поиск" туган якны өйрәнү клубы әгъзалары: Зәринә Абзалова (11 класс), Гөлинә Җамалиева (7 класс), Алинә Мөкминова (5 класс) катнашты.

Алар барысы да үзләренең эзләү-тикшеренү эшләре белән бик яхшы чыгыш ясады һәм призлы урыннар алды.

Укучыларның фәнни җитәкчеләре: Роза Ягудина һәм Светлана Абзалова. Яшь туган якны өйрәнүчеләргә яңа эзләнүләр, ачышлар, уңышлар телибез.


Нет комментариев