Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне.

Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла.

8 нче апрель көнне, Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәтлек - узебезнең кулда!” дигән темага сәламәтлек чарасы булып узды.
Китапханә җитәкчесе Зилә Бикмөхәммәтова балаларга көндәлек режим турында аңлатып буклетлар өләште. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина кызыклы викторина сораулары һәм сәламәтлек турында табышмаклар әйтеп балаларны ял иттерде.
Чарада балалар кеше сәламәтлеге нидән гыйбарә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеген ачыкладылар. Көн режимы, дөрес туклану, гигиена мөһимлеге турында сөйләштеләр. Ни өчен чыныгырга кирәклеген һәм тормышыбызда сәламәт йокы нинди роль уйнавын белделәр. Аннан соң төрле күнегүләр башкарылды, гимнастика ясалды.
Сәламәтлек чарасына Мулла Иле авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Лилия Фәһим кызы Садыйкованы чакырдык. Ул балаларга сәламәт тормыш нигезләрен аңлатты. Дөрес туклану, консервантларның зарары турында мәгълүмат бирде. Телефонда озак утыруның сәламәтлеккә зыяны турында искәртеп узды. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Шулай булгач, сәламәтлекне саклау үз кулыгызда, үзегездән тора дип нәтиҗә ясады ул.
Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә – саулык-сәламәтлек. Билгеле булганча аны сатып алып булмый. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек- ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыйк, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмик, үз сәламәтлегебезне үзебез саклыйк! Сәламәтлек-узебезнең кулда бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев