23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Куүгеш авыл җирлегендә елдагыча туплы хоккей буенча ярыш оештырылды
***
- Биредә 4 команда катнашты:
- Йолдызлар;
- Стимул;
- Өлкәннәр;
- Ак боркет командалары.
- Алдан һәр командалар үз ара очрашып уйнап чыктылар. Аннан ярым финалда өченче урын өчен "Өлкәннәр" "Ак бөркет" командасын 4-3 исәбе белән булиттан соң җинделәр. "Йолдызлар" "Стимул" командасын 2-1 исәбе белән җинеп, беренче урынны яулады. Командалар медальләр белән бүләкләнделәр. Җиңүче команда кубокка ия булды. Ярышка килгән җанатарларны, уенчыларны кайнар чәй җылытты, - дип сөйли Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев