Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ютәлдән - балаларга суыргычлар ясыйбыз

Салкын тиеп ютәл башланганда бу рецептлар кирәк булачак. Балалар өчен менә дигән. Файдалы да, тәмле дә.

Суыргычларны ясау өчен:
бал - 250-300 г
уылган имбир - 1 чәй кашыгы алыбыз.

Бал белән имбирьне кушабыз, сүрән утка куябыз һәм1,5-2 сәгать кайнатабыз.
Бал савыттан «чыгып качмас» өчен, һәрвакыт аны бутап торыгыз. Әзер булуын белү өчен, аны шырпы очына алып карарга кирәк, әгәр ул аннан төшеп китмәсә, димәк, ул әзер.
- Массаны махсус савытларга салып суытырга, ә аннары кисәкләргә турарга кирәк.
- Яки массаны кәнфит яки бозлар катыру өчен махсус силикон формалары буенча аерырга. Кәнфитләр аннан җиңел чыгарылсын өчен, форманы үсемлек мае белән майлау киңәш ителә.
- Массага шулай ук 1/2 чәй кашыгы лимон согы яки солодка тамыры кайнатмасын өстәргә мөмкин.
Көненә 3-4 суыргыч, һәм сез баланың терелеп китүен сизмәссез дә.
Өстәвенә, бу чын натураль тәмнүшкә, үз кулларыбыз белән эшләнгән дә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев